«Югалган дөнья»: квест-уен (12+)
9 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә җиденче сыйныф укучыларын Артур Конан Дойлның «Затерянный мир» китабы буенча мини-квестка чакырды. буенча Чара башында матур рәсемле танып белү презентациясе ярдәмендә уенда катнашучылар язучы Артур Конан Дойлның кызыклы һәм төрле вакыйгаларга бай тормыш юлы белән танышты. Шуннан соң аларга профессор Челленджерның серле урыннарның координаталарын шифрлаштыруы турында легенда тәкъдим ителде, балаларга шуларны үтәргә кирәк булды. Командаларга бүленеп һәм биремнәр алып, катнашучылар уенны башлады. Югалган дөньяга эләгү өчен, аларга төрле сынаулар үтәргә туры килде: хатның киресенчә язылган текстын уку, Югалган дөнья динозаврының рәсемен ясау, мәгарә лабиринты буенча юл үтү, бармак эзләрен аерырга өйрәнү, логик биремнәрне үтәү һ.б. Барлык биремнәрне башкарып чыкканнан соң, квестта катнашучылар хатны укый һәм серле урынны таба алды. |